Дуслык һәм игелек бәйрәме (6+)
20
Август 2021
Җомга
14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 47 нче мәхәллә ишегалды бәйрәмендә катнашты. «Әдәби ишегалды» мәйданчыгында балалар һәм өлкәннәр өчен «Шатлык өләшүче китаплар» күргәзмәсе оештырылды. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Әкиятләр бергә җыелды», «Иң акыллылар өчен табышмаклар» уеннары үткәрелде. Бәйрәм кунаклары бик теләп «Кече шәһәр – зур тарих» дип аталган Чаллы тарихы буенча викторинада катнашты. Чарада катнашучыларны «Кирәк икән – ал. Кирәкмәсә – алып кил» буккроссингы көтте. Барлык китаплар үз хуҗаларын тапты.
|